Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты
Указга кул куелу турында Васил Шәйхразиев Ринат Закировны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләү тантанасында белдергән.
(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, “Бөтендөнья татар конгрессы” Башкарма комитеты рәисе Ринат Зинур улы Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
“Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Закиров Ринат Зиннур улын “Дуслык” ордены белән бүләкләргә”, диелгән Татарстан Республикасы Президенты Указында.
Указга кул куелу турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ринат Закировны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләү тантанасында белдергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз