news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров университет җитәкчелеген укытучылар әзерләү буенча тәнкыйтьләде

Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчелеге җавапка: "Без милли кадрлар әзерләдек һәм әзерлибез", – дип җавап кайтарды.

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Мөгаллимнәрне гомер-гомергә Казанда әзерләгәннәр. Бөтен дөньядан килгән балаларның Алабугада түгел, Казанда укыйсылары килә, диде бүген Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан республикасы парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчада узган күчмә утырышында.

Бу сүзләрне ул Казан (Идел буе) федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов чыгышыннан соң җиткерде.

"Институтларны берләштергәндә, педагогия институты ничек эшләде, шулай эшләячәк диелгән иде. Минтимер Шәрипович тарафыннан да шулай диелде. Гафуровка (КФУ ректоры Илшат Гафуров – Л.Л) әйтегез, болай качып йөреп булмый, аңлашырга вакыт җитте. Педагогларны Казан тәрбияли. Татарның бөтен мәдәни, рухи байлыгы булган шәһәрдә генә чын укытучы тәрбияләнә. Татарлар Казан университетына керергә 100 ел интеккән. Хәзер кергәннән соң сез аны чыгарып бетереп барасыз. Математика, физика фәннәреннән укытырлык укытучылар чыгармыйсыз диярлек, милли кадрлар бөтенләй дә юк", – диде ул.

Рияз Минзарипов исә: "Без милли кадрлар әзерләдек һәм әзерлибез", – дип җавап кайтарды. Ләкин Ринат Закиров моның бары сүздә генә калуын, ә чынлыкта эш башкарылмавын билгеләп үтте.

"Укытучыларны юристлар белән бергә укытмыйлар. Мөгаллимнәрнең юнәлеше бөтенләй башка. Киләчәктә мәктәпкә укытырга бер баланы да җибәрә алмаячаксыз", – ди Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

"Татар филологиясеннән тыш, башка фәннәр буенча татар телле белгечләр әзерләү, канун ягыннан мөмкин түгел. Чөнки бюджеттан акча бары татар филологиясе белгечлегенә генә бүлеп бирелә. Республика бюджеты хисабына милли кадрлар әзерләү исә бөтенләй мөмкин түгел, чөнки бу бик зур суммалар", – диде КФУ проректоры.

"Бюджет урыннары юк икән, ник алайса немец теле буенча белгечлекләргә һаман студентлар җыясыз. Татар телле укытучыларга ихтыяҗ зуррак бит", – диде аңа каршы Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу мәсьәләгә үз фикерен җиткереп. Рияз Минзарипов исә Казан (Идел буе) федераль университетында немец кафедрасының көчле булуын һәм аны югалтырга ярамавын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100