news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Закиров Уфада эш сәфәрендә

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров бүген Башкортстанга эш сәфәренә килде

(Уфа, 14 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров бүген Башкортстанга эш сәфәренә килде.
Уфада хөрмәтле кунакны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте. Очрашуда Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли мәсьәләләр министры Илдус Илишев та катнашты.
Башкортстан президенты матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Мортаза Рәхимов республикада милли һәм милләтара мәсьәләләрне хәл итү хакында мәгълүматлар биргән. Сөйләшү барышында ике республика арасында мәдәни һәм милли багланышларны арттыру юллары хакында да фикер алышу булган. Мәгарифтә милли компонентны саклау буенча ике республиканың берлектә эш итү кирәклеге әйтелгән. Югары уку йортларында имтиханнар алу, бердәм дәүләт имтиханы тирәсендәге бәхәсләргә бәйле хәлләр дә тикшерелгән бу очрашуда.
2010 елда Уфада Башкортстан татарлары корылтае үтәргә тиеш. Сөйләшүдә аңа әзерлек мәсьәләләре дә каралган.
Ринат Закиров Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты җитәкчеләре белән дә очраша. Әлеге сәфәрдә аның Башкортстан татар милли оешмалары, шул исәптән БР Татар конгрессы җитәкчеләре белән очрашуы каралмаган ахры. Чөнки татар милли хәрәкәте башлыклары Ринат Закировның Уфага килүен билми булып чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot