news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Закиров: Тел мәсьәләсендә быелгы съезд – борылыш съезды булырга тиеш

2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булачак.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген төп проблема – ул тел мәсьәләсе, диде журналистлар белән очрашу барышында Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

"Конгрессның эшчәнлеге, Татарстан Хөкүмәтенең, гомумән бөтен милләтебезнең, оешмаларның эшчәнлеге нигезендә халкыбызның активлыгы нык күтәрелде. Нинди генә илдә, нинди генә чара булса да, халкыбыз җыела, туплана. Шуңа да карамастан, мәгариф һәм тел мәсьәләсен җиңә алганыбыз юк. Шул зур проблема булып кала бирә", – дип фикерен дәвам итте ул. Əлеге сорауның күтәрелүен рәис Бердәм дәүләт имтиханы һәм аны русча гына бирү мөмкинлеге булу белән дә бәйләп аңлата. Шуңа да ата-аналар арасында, балаларыбызны татарча укытмагыз, дип сораучылар бар, ди ул.

Сүз уңаеннан, 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булачак. Телне саклау проблемасы анда да күтәрелер дип көтелә. "Тел мәсьәләсендә бу съезд – борылыш съезды булырга тиеш", – диде Ринат Закиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot