news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Татарстан Президентын сайлау — дәүләтчелегебезнең символы

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Татарстан Президентын сайлау вакыйгасын һәркем өчен фикерләп, карар кабул итә торган көн булуын әйтте.

Ринат Закиров: Татарстан Президентын сайлау — дәүләтчелегебезнең символы
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Президентны сайлау — дәүләтчелекнең символы, дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 43 номерлы сайлау участогында тавыш биргәннән соң сөйләде.

«Сайлауга гаиләбез кичә үк барды. Мин бүген килергә булдым. Татарстан Президентын сайлау — иң мөһим вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә дә ул һәркем өчен фикерләп, карар кабул итә торган көн. Киләчәктә барыбыз да яхшыга өметләнәбез, безнең моңа тулы хокукыбыз бар, чөнки Татарстан соңгы елларда нәрсәләр эшләп күрсәтә алганын илгә генә түгел, бөтен дөньяга күрсәтте», — диде ул.

Ринат Закиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен искә алды. «Безнең бурыч — һәркемгә Татарстанда яшәү өчен уңайлыклар булдыру. Барысы да Татарстанга килергә ашкынырга тиеш», — диде ул. Шуңа да Татарстан төп төбәкләрнең берсе булып, калганнар өчен үрнәк булып торыр һәм киләчәктә дә шулай алга барыр дип уйлыйм», — диде ул.

«Халкыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, республика җитәкчелегенең бай тәҗрибәсендә Татарстан югарылыкка иреште. Халкыбыз, республикабыз өчен горурлык хисләре кичерәм. Республикабызның уңышлары — милләтебезнең уңышлары», — диде Ринат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100