news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында югары бәяләнгән халык дип атады

“Татарның бу дөньяда урыны гыйлем бирерлек”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.

Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында югары бәяләнгән халык дип атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татарларны төрки халыклар арасында иң югары бәяләнгән халык дип әйтте. Бу хакта ул конгресста узган шагыйрь Рамил Чурагул иҗатына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиягә сәфәре вакытында бер очрашуда Хөкүмәт башлыгы булган Әхмәт Давутоглу болай дип әйтте: “Без туксанынчы еллар башында Россиядәге бөтен төрки республикаларны йөреп чыктык, халыкның яшәеше белән таныштык, үзебезнеке белән чагыштырдык. Бер әйбер күзгә чалынды: кайда гына булсак та, Татарстанда бөтен җирдә китаплы халык”, - диде.

Ринат Закиров сүзләренчә, татарның бу дөньяда урыны гыйлем бирерлек. “Аның дәрәҗәсе шулкадәр югары, төрки халыклар арасында иң югары бәяләнгән халык – татарлар”, - диде конгресс рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100