Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Закиров татар дин әһелләренә бердәм булырга кирәк дип саный
«Милләтнең яшәешен милли көй һәм дин тота», — диде Ринат Закиров.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров фикеренчә, татар дин әһелләрен бердәм булуларын сорады.
«Халкбызның үзаңын тәрбияләү мәсьәләсендә әле эшлисе эшләребез күп. Милләтнең яшәешен милли көй һәм дин тота. Шуңа күрә татар дин әһелләрне бердәм булырга чакырам», — диде ул Милли шура утырышында.
Ринат Закиров татар теле булганда гына милләтнең дине яши алуын әйтте. «Шуңа күрә мәчетләргә туган телдә вәгазьләр сөйләү, мәчетләр тирәсендә татар телле яшьләрне берләштерү зарур», — диде ул.
«Конгрессның эшчәнлеге төбәкләрдә дә, милләтләр алдындагы абруебызны билгели. Туган телгә мөнәсәбәтне тагын да арттырасы иде, туган телдә сөйли торган яшьләр булмаса, киләчәгебез юк. Талантларыбыз барлыкка килсен дисәк, без туган тел нигезендә балаларны тәрбияләүне төп бурычыбыз итеп куярга тиеш», — диде Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз