news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров Тəбрис Яруллинның яңадан форум рəисе булып сайлануына уңай каравын əйтте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рəисе Тəбрис Яруллиннан канəгать булуын искəртте.

Ринат Закиров Тəбрис Яруллинның яңадан форум рəисе булып сайлануына уңай каравын əйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының пленар утырышы ябылды. Нəтиҗəдə, форумның рəисе булып янəдəн Тəбрис Яруллин сайланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесенə Тəбрис Яруллин турында фикерлəрен сөйлəде.

Ринат Закиров Тәбрис Яруллиның янәдән Татар яшьләре форумы рәисе булып сайлануына уңай каравын искәртте. “Тәбрис шактый тәҗрибә туплады. Бу чорда ул яшьләрнең чын лидерына әйләнде. Ул интеллектуаль, иҗади һ.б. тармактагы яшьләрне берләштерде. Гомумән, төрле илләрдәге яшьләр аңа хәзер бөтен яктан да нык ихтирам күрсәтә. Без моңа карап, шатланып торабыз”, - дип белдерде Ринат Закиров.

Ринат Закиров форумның сигезенче тапкыр үткәрелүенә басым ясады. “Форум ике елга бер тапкыр үтә, димәк, уналты ел дәвамында яшьләр арасында үзен бөтен яктан да күрсәтә алган лидер – Тәбрис Яруллин дип саныйм мин. Калганнарга тел-теш тидерәсем килми, төрле чорда төрлечә булды. Форумның башлангыч вакытында башкачарак мохит иде. Бүгенге сәясәттә яшьләрне туры юлдан алып бару үзенә күрә бер сәнгать. Тәбрис моңа өйрәнде, ул булдыра. Әлбәттә, һәркемнең дә җитешсез яклары бар. Тәбрис тә бөтен кешегә дә ошап бетә алмый, ләкин, нигездә, барыбызга да аның яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшләве, яшьләрне канатландырып, берләшүне булдырып, эшли торган кеше булуы ошый. Аның тәҗрибәсе безгә бик кирәк”, - дип саный Ринат Закиров.

Ринат Закиров Тәбрис Яруллиннан кала, башка бер кандидатураның да үзен тәкъдим итмәвенә карата фикерен әйтте. "Актив, лидер яшьләр бик күп. Димәк, барысы да Тәбристән канәгать. Яшьләр хәзер аптырап калмый, икенче кешене рәис итеп сайларга тели икән, алар, миңа калса, торып басып, үзләренең фикерләрен әйтерләр иде. Бу очракта, барысының да фикерләре туры килгән. Шуңа күрә дә бүтән кандидатура тәкъдим итүче булмады”, - диде ул.

“Тәбриснең тирәсендә үк бүгеннән рәис эшен алып барырлык яшьләр бар. Тәбрис Яруллин шунысы белән дә безгә кадерле – ул үзенең командасына үзе кебек көчле яшьләрне туплый алды. Рәис булу җиңел түгел. Тәбрисне төрле Халыкара оешмалар да үзләренә чакырып ала. Без аны җибәрергә тырышабыз, чөнки аңа күбрәк аралашу, тәҗрибә, халыкара күләмдә үзен һәм татар яшьләрен күрсәтүе кирәк. Быелгы форумга җыелган мең кеше арасыннан Тәбрис урынына алмашка кеше сайлап алырга мөмкинлек бар. Бу зал әле елдан-ел арта барачак. Без форумны 450 кешедән башлаган идек, хәзер 1000гә кадәр җиткердек”, - диде Ринат Закиров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100