news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә

Бу минутларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышы бара.

Ринат Закиров: Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаеның пленар утырышы бара. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин,Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Россиянең 35 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 250 делегат катнаша.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде.

"Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм җаваплы мәсьәлә. Сез шуның эчендә кайныйсыз һәм моның хакында сөйләп тору кирәк тә түгелдер. Бүгенге очрашу, фикер алышу да алга таба эш алып барырга ярдәм итәр, нәтиҗәле булыр дип ышанам", – диде ул.

Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән делегатларны Римма Ратникова сәламләде һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләргә республика җитәкчесе исеменнән рәхмәтләр җиткерде.

Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов фикеренчә, татар тарихын татарларга караганда кытайлар күбрәк өйрәнә. Бу битәрләү түгел, ә үкенеч, ди ул.

"Үз тарихын, үткәнен билгеләгәндә, тарихчыларга татарларның да каян килеп чыгуын өйрәнергә кирәк. Тарихны белсәк, өйрәнсәк, безнең яшьләребезгә яшәү җиңелрәк булачак", – дигән фикердә К.Әбләзов.

Сүз уңаеннан, бүген утырыш барышында Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100