news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Закиров: Резидә Шәрәфиеваны югалту - халкыбыз өчен коточкыч кайгы

Ринат Закиров: Резидә Шәрәфиеваны югалту - халкыбыз өчен коточкыч кайгы
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга озаттылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ринат Закиров аны дөньяның төрле нокталарында яшәүче милләттәшләренә җыр-моң гына түгел, халыкның рухын җиткерүче дип атады.

«Бу – коточкыч кайгы. Безнең өчен генә түгел, бу - халкыбызның зур кайгысы, чөнки күп еллар ул халкыбызга хезмәт итте. Безнең филармониянең йолдызы, горурлыгы булды. 90 нчы елларда, яңа чорга кергәч, халкыбызны барларга тотынганда Резидә безгә килеп кушылды һәм бер генә мизгелгә дә аерылмады. Мин Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән чорда Резидә бик күп төбәкләрдә, илләрдә булып, халкыбыз, татарлар белән очрашып, аларга татар моңын гына түгел, халкыбызның рухын, яшәешен җиткерүче булды», – ди ул.

Аның сүзләренчә, Резидә Шәрәфиева кебек үзендә халыкның рухын туплаган кешеләр онытылмый.

«Резидә - искиткеч инсафлы, ул һәрвакыт ягымлы сүзе, елмайган карашы белән барыбызны да сокландырып яшәде. Аның кебек халкыбызның рухын үзендә туплаган кешеләр онытылмый, бу дөньяда эшләгән эшләре белән киләчәккә барачак. Ул үзеннән соң якты иҗат, бик матур хисләр калдырды», - дип тәмамлады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot