Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Закиров Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный
“Башкортстанда милләтебез яшәсә, татар яшәячәк”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.
(Казан, 21 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулның иҗади туры татар халкын берләштерә дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Башкортстанда яшәп тә, татар халкының рухи байлыгына кертеп, иҗат итеп яшәгән шәхесләр арасында Рамилнең үз урыны бар. Рамил Чурагулов – үзебезнең егет. Сезнең бу сәфәрегезгә бездән дә ярдәм булачак. Мондый чаралар халкыбызны берләштерә, үзенең кем икәнен расларга, уйланырга, балаларына җиткерергә ярдәм итә”, - диде ул.
Ринат Закиров Башкортстанда милләтебез яшәсә, татар яшәячәк, дигән фикердә. “Бу заманда бигрәк тә, менә шундый мохиттә чыккан талантлар, язучылар, җырчылар, галимнәр, телчеләр – барысы да шушы җирлектә тәрбияләнгән кешеләр, алар безгә бик кирәк. Аллага шөкер, елдан-ел яңа шәхесләр килә бара. Димәк, гореф-гадәтләребез сакланган җир бар, ул – Башкортстан җире”, - ди ул.
“Без бер милләт дип тоеп яшәргә җирлек бар, шуннан тайпылырга язмасын. Киләчәктә дә бер-беребезгә ярдәм итешеп, фикерләшеп, кунакка йөрешергә язсын. Сезнең сәфәргә килүегез дә шуның бер чагылышы”, - диде Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз