news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Президент әйткән сүз хакимият өчен дә күрсәтмә дип аңларга кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Президентның язмасына фикерләрен белдерде

Ринат Закиров: Президент әйткән сүз хакимият өчен дә күрсәтмә дип аңларга кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын Президент әйткән сүз хакимият өчен дә күрсәтмә дип аңлатты «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Әлбәттә, чыгышның нәтиҗәсе булыр дип саныйм. Халыкка бер сигнал формасында кабул иттем. „Әйдәгез, татарлар, берләшик, татар теле дә, мәдәнияты да үзебездән тора, башка беркемгә дә кирәкми“ дигән фикер ярылып ята. Тыңлый белгән кешеләр өчен бу киләчәккә бара торган бик зур чакыру», — дип әйтте Ринат Закиров.

«Рөстәм Нургалиевичның татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулары көтелмәгән әйбер түгел, чөнки бик күп төбәкләрдә, илләрдә милләттәшләр белән очрашканда ул фикерләрен әйтә килде. Бөтен фикерләрен туплап, ул аны халыкка чыгарды. Мин моны трактат дип атар идем. Президент моны халыкка чыгарырга уйлаган икән, димәк, бу эшкә бөтен җәмгыятебез, татар дөньясы белән алынабыз», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

«Халкыбызның тарихын да Президентыбыз горурлык белән күрсәткән. Сизелеп тора, аңарда да шушы горурлык хисе өстенлек итә. Чыннан да, горурланырлык. Безнең бөек тарихыбыз бар, бөек дәүләтчелегебез булган. Дәүләтчелегебезне югалткан, кире кайтарган вакытлар да истә. Дәүләтчелек идеясе татарның үзаңында. Безнең иң көчле ягыбыз берләшкән халык булуда. Берләшүнең нигезендә дәүләтчелек идеясе ята», — ди ул.

«Бөтен илебез Казанның, Татарстанның уңышлары турында сөйли. Без бүгенгесе көндә дә үзебезне күрсәтеп, урыныбызны билгеләп яши алабыз. Дәүләтнең һәрвакыт үзенең сәясәте була. Шушы сәясәттә дә без үзебезнең мәнфәгатьләрне кайгырта белергә тиешбез. Президент шул турыда әйтә», — дип тәмамлады фикерен Ринат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100