news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Президент Бөтендөнья татар конгрессының урынын билгеләп куйган

Дөнья буенча конгресс тирәсендә 500гә якын оешма үзеннән-үзе барлыкка килмәгән дип саный конгрессның рәисе.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасында конгрессның эшчәнлегенә бәя бирелгәнен әйтте.

«Рөстәм Миңнеханов татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларында Бөтендөнья татар конгрессының урынын матур гына билгеләп куйган. Оешманың эшчәнлегенә ул ике җөмләле, шул ук вакытта, бик тирән фикерле бәя биргән. Әлбәттә, бу безнең өчен мәртәбә. Чыннан да, Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының үзаңын булдыру һәм татар дөньясын туплау өстендә чирек гасырдан артык вакыт саллы эш алып бара», — дип хәбәр итте Ринат Закиров.

«Дөнья буенча конгресс тирәсендә 500гә якын оешма үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Бу — эш нәтиҗәсе. 36 илдә татар оешмалары эшли. Алар номиналь генә әйбер түгел. Тулы канлы эш алып баручы оешмалар. Ике яклы нык элемтә урнаштырылган. Үзебезнең үтенечне, фикерләрне һәрдаим җиткереп торабыз, шулай ук читтә яшәүче милләттәшләрнең фикерләрен дә ишетәбез. Шуңа күрә Казанда уза торган чараларга халыкны җыюның да бернинди кыенлыгы юк», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

Ринат Закиров алдарак Президентның язмасына карата фикерләрен белдергән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100