Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Закиров Ош шәһәрендә ТӨРКСОЙ чараларында катнашты
Ул ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының Кыргызстан шәһәре Ошта үтүче даими шурасының 37нче утырышында да катнашты.
(Истанбул, 2 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан сәнгать әһелләре Ош шәһәрендә ТӨРКСОЙ оешмасы чараларында катнашты. Бу хакта ТӨРКСОЙның матбугат үзәге хәбәр итә.
Ринат Закиров Ошның 2019 елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуының ябылу тантанасына махсус кунак буларак чакырылган. Ул ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының Кыргызстан шәһәре Ошта үтүче даими шурасының 37нче утырышында да катнашты.
Җыенда 2020 елның төрки дөнья мәдәният башкаласы итеп Үзбәкстанның Хивә шәһәре кабул ителде. Шулай ук, тууына 175 ел тулу җәһәтеннән, алдагы елның төрки дөньяда күренекле мәгърифәтче, казах язма әдәбиятына нигез салучы Абай Кунанбай елы итеп игълан ителде.
2019 елда Төрки дөнья башкаласы Ошның эстафетаны Үзбәкстанның Хивә шәһәренә тапшыру тантанасында Татарстан сәнгать әһелләре җыр-биюле тамаша күрсәттеләр.
«Концерт алдыннан тамашачыларга төрки дөнья рәссамнары һәм фотографларының иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Татарстан сәнгать осталарының да хезмәтләре урын алды», — дип сөйләде ТӨРКСОЙның матбугат хезмәткәре Вюгар Нәүрүзоглу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз