news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Мәктәп директорлары милли мәгарифкә карата суынды

Конгресс җитәкчесе укыту татар телендә дигән ялган мәгълүмат биргән директорларны өстәп сөт язучы колхоз рәисләре белән чагыштырды.

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Милли мәгарифнең хәле укытучылар, беренче чиратта, мәктәп директорыннан тора. Бездә мәктәп директорлары милли мәгарифкә карата суындылар дип саныйм", – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Бу хакта ул Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, Татарстанның Фәннәр академиясендә "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” секциясе утырышында белдерде. 

Аның әйтүенчә, кайбер мәктәпләрнең исеме җисеменә туры килеп бетми, ә директорлары укыту татар телендә дип сөйли. Ринат Закиров моны хуҗалык җитәкчеләренең савылган сөт күрсәткечләрен арттырып күрсәтүе белән чагыштырды.

"Элек бер чорда колхозларда сөт мәсьәләсе кискен тора иде. Шул белешмәләрне атна саен биреп, колхоз рәисләре сөтне өстәп яза, дип әйтә иделәр. Хәзер шушы әйбер мәгариф системасына үтеп керде. Мәктәп директорлары югары органнарга, мәгариф җитәкчеләренә татарча укытмасалар да, татарча укытабыз, дип язып бирә. Без үткән ел Бөтендөнья татар конгрессы бюросы белән Түбән Кама гимназиясендә булган идек. Гимназия матур, шартлары яхшы. Бик матур каршы алдылар. Мәктәп белән танышу өчен сыйныфлар буенча киттем. Укучы букчаларында дәреслекләр рус телендә булып чыкты. Ә ул мәгариф системасына татар гимназиясе дип хисап җибәрә. Менә шулар борчый безне. Әгәр шушы әйберләр була икән, без, әлбәттә, Мәгариф министрлыгы белән бу башбаштаклыкка кискен бәя бирәчәкбез. Шуны белеп торсыннар", – дип кисәтте Ринат Закиров директорларны. 

"Милли мәгариф системасында проблемалар баштан ашкан. Барыбыз да анытоеп тора. Ата-аналарны гаепләп тә булмый. Шундый факторлар  булгач, Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез дип, мәгариф системасыннан тайпыла. Алай читләшү булырга тиеш түгел. Без шушы проблемаларны хәл итәргә тиешбез дип саныйм", - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкара комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100