news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Закиров: Иң мөһиме – халкыбыз бу уңайдан сабырлык вә түземлек күрсәтеп, үзенең өлешенә тигән сынауларны җиңеп чыга алды”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.Закиров милләттәшләргә мөрәҗәгать итә

 (Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, кан кардәшләрне якынлашып килгән Яңа ел белән котлый.

“Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз кардәшләр!

Сезне Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм, илләребезгә тынычлык, җаваплы эшегездә уңышлар, гаиләгезгә исәнлек-иминлек, бәхет телим!

Узып баручы ел милләтебез тормышында әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Алар арасында сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә бар. Иң мөһиме – халкыбыз бу уңайдан сабырлык вә түземлек күрсәтеп, үзенең өлешенә тигән сынауларны җиңеп чыга алды.

Мин ышанам, без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне, һичшиксез, тормышка ашыра алырбыз. Барчабызга тазалык-саулык, түземлек-сабырлык, салкын акыл, кайнар йөрәк белән, армый-талмый эшләргә язсын!

Яңа елллар мөбәрәк, игелекле булсын, һәрберебезгә шатлык-сөенечләр алып килсен!” – диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot