Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Закиров Әфганстанда татарларның авыллар булып күмәкләшеп яшәвен әйтте
Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда Рөстәм Гайнетдинов Әфганстанда 700 мең татар бар дип белдерде.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яшәгәнен, тулысы белән татар авыллары барлыгын әйтте.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстанда яшәүче татарларга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Көньяк Азия иле белән бәйләнеше булган галимнәр, экспертлар, элеккеге хәрбиләр катнашты.
«Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яши, тулысы белән татар авыллары бар. Бездә Россия белән Әфганстан арасында элемтә урнаштыру теләге зур. Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә берничә түгәрәк өстәл оештырылды. Алар Россиягә, Татарстанга карата кызыксыну зур икәнен күрсәтте. Бу Бөтендөнья татар конгрессына Әфганстанда яшәүче татарлар белән нык элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәк», — диде Ринат Закиров.
«Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов Әфганстанда 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр татар яши дигән фараз барлыгын әйтте. Бу саннар галимнәр тарафыннан әлегә расланмаган. «Алар телне белмәсәләр дә, үзләрен татар дип саныйлар», — диде Альберт Борһанов.
Әфганстан татарлары белән очрашу хатирәсен, 1986-1988 елларда Әфганстанда хезмәт иткән, хәзер Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты вәкиле Рөстәм Гайнетдинов сөйләде. Ул татарлар күмәк яши торган провинцияләрнең берсе — Тахарда булган, берничә вилаят (провинция) башлыклары белән очрашкан.
«Күрешкәндә алар, татар телен аңламасалар да, туган телдә сөйләвемне үтенделәр. Милләттәшләр соравы буенча халык җыры „Ай былбылым“ ны башкарып күрсәткәч, урта яшьләрдәге ир-ат елап җибәрде. Милли хисләр кешенең генында саклана торгандыр дигән уй килде миңа», — диде Рөстәм Гайнетдинов. Ул Әфганстан татарлары белән 2007 һәм 2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессында очрашканын да искәртте.
Рөстәм Гайнетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә татарлар Әфганстанга берничә гасыр элек барып төпләнгәнен әйтте. Ул бүгенге көндә Әфганстанда 700 мең татар бар дип фаразлады. Милләттәшләр татар телен оныткан, фарсы телендә сөйләшәләр, ләкин татар телен өйрәнергә телиләр икән. Бөтендөнья татар конгрессы аларга татар телен өйрәтүне максат итеп куя.
«Әфганстан татарлары бүтән милләт кешеләре белән гаилә кормаска, татарлыкны сакларга тырышалар. Күбесенчә авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр, арыш, пәхтә (русча — хлопок) үстерәләр. Киләчәктә Әфганстанда татарлар яшәгән төбәкләргә барып, милләттәшләр белән кабат очрашырга теләк бар», — диде Рөстәм Гайнетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз