news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Закиров: Бүген эшләнә торган эшләрне киләчәк буынга тапшыра алу бик мөһим

Казанда, «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы утырышында чыгыш ясаучы шәрәфле кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров та бар иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының бер ел эчендә 577 чара үткәрүен зур тырышлык нәтиҗәсе дип билгеләп үтте. Оешманың хәзерге җитәкчеләренә рәхмәтләр җиткерде.

«Биредә утыручыларның күбесе белән без инде 20 ел бергәләшеп эшлибез. Татар оешмаларында, активистлар арасында яшьләрне дә бик күрәсе килә. Бүген эшләнә торган эшләрне киләчәк буынга тапшыра алу бик мөһим», - дип ул бик актуаль мәсьәләне күтәрде.

Шулай ук Ринат Зиннур улы киләсе елда узачак Корылтайда татар телен укыту мәсьәләләре көн үзәгендә булырга тиеш дигән тәкъдим белән чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot