news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров: Аэропортка Тукай исеме бирелүе татар милләтенә зур көч бирәчәк

Ул тавыш бирү нечкәлекләрен халыкка аңлату кирәклеген әйтте.

Ринат Закиров: Аэропортка Тукай исеме бирелүе татар милләтенә зур көч бирәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров фикеренчә, "Казан" аэропортына Тукай исеме бирелүе татар милләтенә зур көч бирәчәк. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Тукай исеменең әһәмияте зур. Татар милләтенең визит карточкасы ул. Әлбәттә, Тукай – милләтебез өчен берләштерүче шәхес, милли рухны саклаучы да. Аэропортка Тукай исеме бирелсә, бу татар милләтенә зур көч бирәчәк", - ди Ринат Закиров.

Ул Тукай өчен тавыш бирергә әле вакыт җитәрлек булуын әйтте. "Тавыш бирергә бөтен халкыбызны өндәргә кирәк. Без дә шул мәсьәлә белән шөгыльләнәбез – шунсыз булмый. Тавыш бирү нечкәлекләрен халкыбызга аңлатырга кирәк. Бөек Тукай исемен бирүгә бөтен кавемебез белән ябырылырга кирәк", - диде.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100