news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасиме Камал театрында үтәчәк

Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату 18 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды. Аңа 86 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot