news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Сәфәров: Сандугач мәгънәсендә кулланылган былбылның аерым кош булуы ачыкланды

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар телендәге яңа сүзләрне терки бару өчен электрон форматта сүзлек эшләгән.

Ринат Сәфәров: Сандугач мәгънәсендә кулланылган былбылның аерым кош булуы ачыкланды
Ринат Сәфәров
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров сандугач мәгънәсендә кулланылган былбылның аерым кош булуы ачыкланганын белдерде.

«Басма формасы булмаган, электрон форматта гына эшләнә торган яңа сүзлек барлыкка килде. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Ул яңа сүзләр, яңа мәгънәдәге сүзләр һәм ниндидер сәбәпләр аркасында аңлатмалы сүзлеккә керми калган сүзләрне терки бара торган сүзлек. Бу сүзлеккә елына ким дигәндә 100 сүз кертәбез», – диде Ринат Сәфәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Галим сүзләренчә, электрон сүзлеккә керүче сүзләрнең бөтенесе неологизм булмаска да мөмкин. «Кайвакыт кулланышта булган сүзләрнең яңа мәгънәсе барлыкка килә. Мәсәлән, элек былбыл сүзе шигърияттә сандугач мәгънәсендә йөри иде, ә хәзер ул биологик термин буларак кертелде. Ягъни, былбыл дигән аерым кош та бар. Рус телендә аны «бюльбюль» дип атыйлар. Башка сүзлекләрдә теркәлмичә калган сүзләрне дә теркәп барабыз, чөнки әлегә башка теркәр урын юк. Аңлатмалы сүзлекнең тагын кайчан чыгасы билгеле түгел», – диде Ринат Сәфәров.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100