Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Садыйков Лисичанск сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашты
ТР Премьер-министры урынбасары, Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләренә кураторлык итүче Ринат Садыйков Лисичанск сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашты. Очрашу барышында алар республика вице-премьерына сәфәрдән алган тәэсирләре, пленэрлар һәм мастер-классларның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан башкаласына сәфәр вакытында укучылар Казан Кремлендә, Бауман урамында булды, Благовещение чиркәвен һәм Кол Шәриф мәчетен карады.
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
ТР башкаласында, экскурсияләрдән тыш, балалар өчен мастер-класслар да үткәрелде. Балалар шулай ук иҗат факультетларында булды, анда сынлы сәнгать, рәсем һәм дизайн юнәлешләре белән танышты.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Лисичанскида күргәзмә оештырырга ниятли.
Сәфәр Татарстан ярдәме белән Луганск Халык Республикасының шефлыкка алынган шәһәрләренә шефлык ярдәме кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз