news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Садыйков: Яшьләрне торак, һөнәр һәм үз урыныңны табу мәсьәләләре борчый

Ринат Садыйков: Яшьләрне торак, һөнәр һәм үз урыныңны табу мәсьәләләре борчый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан яшьләре өчен күп еллар торак, һөнәр буенча һәм тормышта үз урыныңны табу төп мәсьәлә булып кала. Бу хакта «Татар-информ»ың «12 кат» проектында баш мөхәрриргә биргән интервьюсында ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Беренче чиратта, бездә ике меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Бу юнәлеш буенча дүрт профильле программаны гамәлгә ашырабыз. Икенче мәсьәлә – яшьләрнең үз һөнәрен табуы. Теге яки бу эшкә килгәч, алар 10-15 елдан нәрсә булыр дип уйлый. Бу аларны һөнәр алырга, предприятиеләрдә үзләрен күрсәтергә һәм кадрлар үсеше турында сөйләргә мәҗбүр итә. Өченче мәсьәлә – шәхеснең тормышта үзен табуы. Алар алдында шундый сораулар тора: мин нәрсәгә сәләтле, үземне кызыксындырган проблемаларга ничек тәэсир итә алам, иртәгәге көн уңайлырак булсын өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк һ.б.», – дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстан яшьләре бик патриотик һәм шулай булып кала да.

news_right_1
news_right_2
news_bot