news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Садыйков Яшьләр эшләре министры вазифасында беренче чарада катнашты

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков яңартылган «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә булды.

Төзекләндерү эше барышында керү төркеме ремонтланды, бизәкләү эшләре башкарылды, яңа ишекләр куелды, барлык инженер системалары алыштырылды, шулай ук җиһазлар һәм актуаль профессиональ җиһазлар сатып алынды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү безнең ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Яшь кеше һәрвакытта да үз хисләрен якыннары һәм дуслары белән уртаклаша алмый. Без яшьләрнең мондый ярдәмгә мохтаҗлыгы артканын күрәбез. Эш сыйфатлы булсын өчен, профессиональ белгечләр һәм тиешле инфраструктура кирәк. Без республикада психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Узган ел программага 15 объект кертелде һәм ремонтланды. Ә менә бүген без Чаллыда «Диалог» үзәген ачабыз», — диде Ринат Садыйков.

Яңартылган «Диалог» үзәге 41/03 номерлы торак йортның беренче катында ачылды. Капиталь ремонттан соң үзәктә заманча консультация кабинеты, төркем дәресләре өчен зал, хезмәткәрләр кабинеты, психологлар кабинеты һәм башка бүлмәләр барлыкка килде.

Яңартылган үзәк 14-35 яшьтәгеләргә профессиональ психологик хезмәтләр күрсәтә.

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге ел саен үз эшчәнлеге белән 10 меңгә якын кешене колачлый. Яңа профессиональ җиһазлар ярдәмендә проблемаларны һәм башка психологик күрсәткечләрне ачыклау буенча сыйфатлы компьютер психодиагностикасы үткәрү, эмоциональ өлкәдәге тайпылыш очракларында экспресс-ярдәм күрсәтү мөмкин булачак. Шулай ук психологик белем бирү буенча эш дәвам итәчәк: лекцияләр, семинарлар узачак, яшьләргә психологик консультацияләр биреләчәк.

Ринат Садыйковның «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенә баруы - ТР Яшьләр эшләре министры сыйфатында катнашкан беренче чара булды. Аны билгеләү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 11 гыйнварында имза куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100