news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Садыйков Татарстан студентларын борчый торган төп өч проблеманы атады

Ринат Садыйков Татарстан студентларын борчый торган төп өч проблеманы атады
"Татар-информ"

Татарстан студентларын, барыннан да бигрәк, тулай торакларда урын җитмәү, түбән стипендия һәм укуда зур йөкләнеш кебек мәсьәләләр борчый. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.

"Студентларның тулай торак белән бәйле сорау һәм проблемалары һәрвакыт күп була, чөнки еш кына урыннар җитми. Яңа биналар төзү ихтыяҗы бар. Икенче проблема — түбән стипендия. Студентлар үзләре атаган өченче проблема исә — укуда зур йөкләнеш. Мин монысы белән килешмим. Минемчә, уку вакытында күбрәк белем алган саен, профессиональлек дәрәҗәсе дә шуның кадәр югарырак булачак", — дип сөйләде спикер.

Шулай ук, аерым югары уку йортларында спорт мохитен тагын да уңайлырак итү ихтыяҗы бар. Моннан тыш, күпләр транспорт чыгымнарын субсидияләү кирәклеге турында сөйли, дип өстәде министр.

"Студентлар бездән, ял көннәрендә өйләренә кайтканда, шәһәрара юлларны ничек субсидияләргә мөмкин икәнлеге турында уйлануыбызны сорыйлар”, — дип нәтиҗә ясады Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot