news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Садыйков «Россия» күргәзмәсендә булган яшьләр турында: Алар өчен мөһим көн

Ринат Садыйков «Россия» күргәзмәсендә булган яшьләр турында: Алар өчен мөһим көн
Гөлүзә Ибраһимова

Бүген «Яшь юлчы» проекты кысаларында Татарстан яшьләре Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында булды. Алар өчен экскурсион программа әзерләнгән иде.

Делегатлар Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россия Геройлары Рәсим Баксиков һәм Дамир Йосыпов белән очрашты.

«Бүген Татарстан яшьләре өчен мөһим көн. 500 яшь кеше Халык хуҗалыгы казанышлары белән танышты. Яшьләрнең Россия Геройлары һәм башка күренекле шәхесләр белән очрашу мөмкинлеге бар. Аларның фикере яшьләргә мөһим дип уйлыйм», - диде ул.

Эмиль Фәйзуллин Мәскәүдәге татар яшьләренә һәрвакыт ярдәм итеп торуларын әйтте.

«Без Мәскәүдәге татар яшьләре белән эшлибез. Һәрвакыт элемтәдә торабыз. Аларның күбесе чыгышы белән Татарстаннан, төбәкләрдән килгән яшьләр дә бар. Югары уку йортларында Татарстан якташлыклары эшли. Мәскәүдәге һәр зур университетта 500дән артык Татарстан яшьләре укый. Югары уку йортында чаралар үтә икән, татар милли киемнәре кирәк, без аларга ярдәм күрсәтәбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100