news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Садыйков: Лагерьларда куркынычсызлык белән бәйле сорауларга аерым игътибар бирәбез

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җәйге ял лагерьларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше, диңгездә балаларның иминлеген кайгырту турында сорауга җавап бирде. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Без коллегалар белән көн саен бу мәсьәлә буенча эшлибез, бу эшне алып барабыз. Куркынычсызлык белән бәйле сорауларга аерым игътибар бирәбез. Иминлек саклау оешмалары белән килешүләр төзелде, алар белән эш алып барыла», - диде Ринат Садыйков.

Ул, шулай ук, балаларны диңгезгә алып бару, ашау-эчү белән тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралганын билгеләп узды.

Яшьләр эшләре министры сүзләренчә, балалар лагерьларында көчле җил, давыл вакытында аварга мөмкин булган агачларны да карап чыкканнар. «Яз көне, Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, һәр лагерьга чыгып, комиссияләр белән карап, чистартып бетердек», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot