news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Садыйков һәм Дарья Лантратова Лисичанск һәм Рубежныйга ярдәм турында сөйләште

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Лисичанскига эш сәфәре барышында Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Дарья Лантратова белән шәһәрләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Тиздән Татарстан Лисичанскины шефлыкка алганына дүрт ел һәм Рубежныйны шефлык эшен башлаганына өч ел тула. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә шефлыкка алынган территорияләргә ярдәм итү буенча системалы эш Татарстан халкының, предприятиеләренең һәм оешмаларының иң актив катнашуы белән дәвам итә.

Ярдәм итүнең төп мәйданчыкларының берсе булып Лисичанскның гуманитар үзәге кала. Биредә Татарстаннан килгән ярдәмне кабул итәләр һәм бүлеп бирәләр, шулай ук актуаль ихтыяҗлардан чыгып, ярдәмгә заявкалар формалаштыралар. Халыкны төзелеш материаллары, азык-төлек, гигиена чаралары, көнкүреш химиясе һәм кием-салым белән тәэмин итәләр. Вакытлыча урнаштыру пунктын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Садыйков һәм Лантратова шулай ук торгызылган 2 нче мәктәптә булдылар. Бинада капиталь ремонт ясалган, мәктәп заманча җиһазландырылган. Өстенлекле бурычлар арасында – өстәмә белем бирүне үстерү, спорт белән шөгыльләнү һәм укучыларның ялын оештыру өчен шартлар тудыру.

Визит йомгаклары буенча Дарья Лантратова Татарстан Республикасында шефлык эшен оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм системалы нигездә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot