Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Садыйков: Фатирга чиратта торучы күп балалы яшь гаиләләрнең өстенлеге бар
Татарстанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга нигезләнгән республика программасы буенча фатирга чиратта торучы күп балалы яшь гаиләләрнең өстенлеге бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яшьләр торак конкурсына багышланган матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.
Ул әлеге программа буенча, ел саен 60-80ләп гаиләнең, күпме бала үстерүенә карап, торак шартларын яхшыртуга 600 мең сумнан 3,5 млн сумга кадәр сертификатлы булу мөмкинлеген әйтте. «Программада баласыз гаилә дә катнаша ала, тик балалар булса, субсидия күләме торак бәясеннән 30 проценттан 35 процентка кадәр арта ала. Яшь гаилә тораккка мохтаҗ икән, торак шартларын яхшырту буенча сертификат алуга дәгъва кыла ала. Торакның калган бәясен түли алырлык мөмкинлекләре булса, теге яки бу районда чиратка карап, шушы сертификатны 1 яки 2-3 ел эчендә алырга мөмкин», – диде Ринат Садыйков.
Күп балалы яшь гаиләләр өстенлеккә ия: әгәр гаиләдә икенче яки өченче бала туа икән, бала саны буенча, үзе торган чиратны узып, беренче урынга чыга ала. «Муниципаль берәмлекләрдә андый мисаллар бар. Әйтик, торак шартларын яхшыртуга сертификат алуга 4нче урында торган икән, өченче бала туса, 1 нче урынга сикерә. Бу – Татарстанда яшь күп балалы гаиләләр күбрәк булуга этәргеч», – дип саный министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз