Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Садыйков: Авыл яшьләрендә үз торагын төзү буенча махсус программага ихтыяҗ бар
Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр үз торагын төзү буенча махсус программа булуын тели. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Авылларда эшләүче белгечләрне, шул җирлектә калдыру өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программа бар, тик авыл яшьләре өчен торак программаларын камилләштереп бетерү кирәк. Бүген төп сорау – ни өчен яшьләр авылларга кайтмый, ә шәһәрләрдә кала. Бу Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә шулай», – ди Ринат Садыйков.
«Торак шартларын булдыру кирәк – бу төп ихтыяҗ. Аграр университетны, ветеринария институтын тәмамлаган белгеч, үз районына ышанып кайтып, шунда үз торагын төзү буенча махсус программада катнаша алырга тиеш. Яшьләрдә андый ихтыяҗ бар, без аны исәпкә алырга тиеш», – дип әйтте министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз