news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Насыйров: Нинди генә авырлыклар булса да, татарлар югалмый

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле Ринат Насыйров Казанда узачак VIII корылтайга мөнәсәбәтле үз фикерен белдерде.

Ринат Насыйров: Нинди генә авырлыклар булса да, татарлар югалмый
"Татар-информ" архивы

«Төмән өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Насыйров фикреренчә, татарлар – Россия һәм дөнья күләмендә танылган халык.

«Без үзебезнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм югалган динне торгызып, барысын бергә бәйләп, үзебезне халык итеп күрсәттек. Дин әһелләре, төрле эшмәкәрләр, галимнәребез, мәгариф, милләт өлкәсендә эшләүче шәхесләребез бер горизонтальдә бәйләнде. Мондый хәл юк иде бит әле. Көчебез бар һәм без үз юлыбызны таптык. Нинди генә авырлыклар, үзгәрешләр булмасын, без югалмыйбыз, барыбер аннан чыгу юлын табабыз. Татарлар – Россия һәм дөнья күләмендә дә танылган халык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ринат Насыйров соңгы 5-7 ел эчендә Россия төбәкләрендә, республикаларында татар иҗтимагый оешмаларының үрнәк булып торуларын ассызыклады. 

«Мәгариф, милли эшләр бервакытта да тукталмый. Бүген татарның бизнес-элитасы да үсеп чыкты. Алар курыкмыйча милләтебез яшәешенә үз өлешен кертәләр. Галимнәребез артты, төрле фән докторлары барлыкка килде. Алар барысы да конгресс, татарлар белән бәйләнгән. Бүген татар дөньясы бер-берсен күреп, аңлап яши башлады», – диде ул. 

Ринат Насыйров татарларның һәрвакытта да авырлыклардан чыгу юлларын таба алуларын да искәртте. «Хөкүмәт тел өлкәсе, мәгариф системасы буенча нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, танылган татарларыбыз, галимнәребез, эшмәкәрләребез белән бергә эшләп, бу проблемалардан чыгу юлын табабыз. Бу корылтайда татарларны Россия күләмендә танылган халык итеп күрсәтү мөһим. Без Сахалиннан алып Калининградка кадәр үзебезнең эчтәлегебезне таныта башладык», – дип сөйләде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100