news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Насыйров: Татар халкы өчен үз өлешен керткән эшмәкәрләрне таныту кирәк

«Төмән өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Насыйров татар халкы өчен үз өлешен керткән эшмәкәрләрне таныту кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышында ул, «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек» дискуссия мәйданчыгы модераторы буларак, секция эшенә йомгак ясады.

«Дискуссия кызык булды. Без шундый фикергә килдек: Россиядә татар эшмәкәрләре үз урынын тапты. Алар төрле бизнес-клубларга, оешмаларга берләште. Мөфтиләр, имамнар эмшәкәрләр белән ничек эшләвен дә үрнәк итеп күрсәттеләр. Чынлап та, Владивостоктан алып Калининградка кадәр 30 ел эчендә мәчетләр, мәдрәсәләребез салынды. Тел, динебезгә, гореф-гадәтебезгә таянабыз, ә эшмәкәрләргә таянып эшләнгәне күрсәтелми, шул хәл бар икән», - ди Ринат Насыйров.

«Эшмәкәр дигәч, аны ничектер билгеләргә кирәк. Кем татар халкы өчен дин, мәдәният, гореф-гадәт ягыннанмы, үз өлешен кертә икән, елына бер тапкырмы, өч елга, биш елга бер тапкырмы үрнәк итеп халык алдында күрсәтергә, мактарга кирәк», - дип саный Төмән делегаты.

Аның сүзләренчә, Казанга җыенга килгәндә, делегатларга үз өлкәсендәге эшмәкәрләрнең тәкъдимнәрен алдан җибәреп, әзерләнеп килергә кирәк. «Укытучыларны, дин әһелләрен җыйганда да, аларның ихтыяҗларын күреп, Хөкүмәттә эшләгән кешеләрне эшмәкәрләр белән эшләргә өйрәтергә кирәк», - диде Насыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot