Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Мөхәммәдиевкә Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медале тапшырылды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Сират күперләрен кичкәндә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм Берлекнең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медален тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов җиткерде. Кичәне алып баручылар Ринат Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин юллаган котлау телеграммасын укыдылар. Танылган әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язучының иҗатына бәя бирде, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артистлары Вәис Бәйрәмов, Рөстәм Насыйбуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм җырчы Хәбир Ибраһим, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз