news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев: Үзен чын язучы дип санаган кеше тәнкыйтьне дөрес куллана белә

Ринат Мөхәммәдиев: Үзен чын язучы дип санаган кеше тәнкыйтьне дөрес куллана белә
Рамил Гали

Язучы Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, әдәби тәнкыйть юнәлешен үстерергә кирәк.

«Үзен чын язучы дип санаган кеше тәнкыйтьне дөрес куллана белә. Теләсә нинди усал тәнкыйть – автор өчен иң зур пропаганда. «Моның турында язалар да язалар, мин дә укып карыйм әле», – дип уйлый укучы», - дип сөйләде ул.

Язучы сүзләренчә, әдәби тәнкыйть юнәлешен үстерергә кирәк. Ул Казан федераль университеты студентлары өчен курслар булдырып карарга, яшьләрне кызыксындыру өчен бәйгеләр үткәрергә кирәк дип саный.

Әдәбиятны «җилләтеп», «талкып», «иләк аша уздыра торган» белгечләр булмый икән, әдәбиятта да эстрада һәм театр сәнгатендәге кебек хаос үсеш алырга мөмкин», - диде ул «Татмедиа»да узган очрашуда.

Ул СССР чорында әдәби тәнкыйтькә зур игътибар бирелүен дә искә алды. Ринат Мөхәммәдиевнең фикерләре белән «Интертат» сайтында танышырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100