news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Мөхәммәдиев: Татарларның рус телендә дә матбугаты булырга тиеш

Ринат Мөхәммәдиев: Татарларның рус телендә дә матбугаты булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумынының йомгаклау тантанасында язучы Ринат Мөхәммәдиев татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыручы рус телендә чыгучы басмаларның да булырга тиешлеген әйтте.

«Соңгы 21 елда мин Мәскәүдә рус телендә «Татар дөньясы» («Татарский мир») газетасын чыгарам. Кайвакыт миңа: «Бу эш кирәкме соң?» – диләр. Бүгенге көндә татарларның 70 проценты татарча белми, ләкин күңелләрендә татарлык бар ул кешеләрнең. Ул кешеләрне без бервакытта да онытырга тиеш түгел. Татарларның рус телендә дә матбугаты булырга тиеш. Тарих, татар рухы һәм милли традицияләр белән таныш булган кеше ирексездән, үзе булмаса да, оныкларын һәм балаларын татарча өйрәтергә омтылачак», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot