news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев җанисәп нәтиҗәләре турында: Россиядә татарлар саны – 15 млн тирәсе

Ринат Мөхәммәдиев җанисәп нәтиҗәләре турында: Россиядә татарлар саны – 15 млн тирәсе

Ринат Мөхәммәдиев 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерде. Язучы фаразлавынча, Россиядә татарлар саны 15 млнга якын.

«Миңа үз вакытында, халык санын алу процессында совет чорында кайбер оешмалардан вәкил булып билгеләнгән Дмитрий Волкогонов исемле генерал белән аралашырга туры килде. Без аның белән дусларча икәү генә утырган вакытта ул Советлар Союзында күпме татар бар дип сорап куйды. Мин 6-7 млн тирәсе, дидем. Ул бик матур гына серле генә елмаеп, «Кызганыч, бер милләтнең дә санын 6-7 млннан арттырырга ярамый иде шул, ә татарлар 15 млнга якын иде», – диде. Ләкин бу документ түгел, мин аны берничек тә исбат итә алмыйм», – диде ул.

Ринат Мөхәммәдиев әлеге фактка ышануын әйтте. «Бу фактның дөреслегенә мин ышанам, чөнки Россиянең кайсы гына төбәгенә барып чыкма, татарлар кебек күп таралган башка милләт юк. Россиянең татар, рус халыклары белән бергә нигезләгән ил булуын җитәкчеләр дә кабул итә», – дип аңлатты язучы. 

Ринат Мөхәммәдиев сөйләвенчә, халык санын саклап калу өчен күп нәрсә эшләнмәгән. 

«Безнең республика җитәкчелеге Башкортстан җитәкчелеге белән утырып сөйләшә ала иде. Шул ук вакытта Мәскәүдә бу хәлне күреп торган кешеләр, әлеге процессны уен-көлкегә борып калдырган җитәкчеләргә шелтә белдереп алсалар дөрес булыр иде. Үзебездә дә гаеп бар. Үзебезнең халык вәкилләре дә, инде ана телебезне оныткан тәкъдирдә дә, гасырлар буена килгән милли тамырларын да дөрес итеп күрсәтмиләр», – диде язучы. 

Әдип фикеренчә, татар кешесе башка милләт вәкиленә өйләнсә дә, кияүгә чыкса да, милләтен шунда ук югалта, кагыйдә буларак балалары да татар булудан туктый. «Кызганыч, без шундый интернациональ, үзебезнең тамырларга битараф бер халык булып чыгабыз», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100