news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев «Казан утлары»на классик әдәбиятны пропагандаларга киңәш итте

Ринат Мөхәммәдиев «Казан утлары»на классик әдәбиятны пропагандаларга киңәш итте

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, «Казан утлары» журналы борынгы һәм классик әдәбиятны пропагандалауга зур өлеш кертә ала.

«Классик әдәбиятка игътибар кирәк. Үзебезнең әдәбият тарихын белеп бетермибез. Бездә көнчыгыш классикасы дәрәҗәсендәге шагыйрьләрне күрсәтә белү, пропаганда юк. «Казан утлары» борынгы һәм классик әдәбиятны пропагандалауга бермә-бер зур өлеш кертә ала. Мин сезгә моны киңәш итәм. Бу эш кайбер бушлыклардан коткарыр иде», – диде ул «Казан утлары» журналының соңгы санына бәя бирү уңаеннан оештырылган очрашуда. 

Язучы мисал итеп Габделҗаббар Кандалыйны китерде. «Мәскәү, Нижгар, Мордовия тирәсендә татар әдәбияты турында сөйләшсәң, ике кешене беләләр: Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Үзебез дә шушы хатаны кабатлыйбыз. Габдулла Тукай Габделҗаббар Кандалыйны үзенең укытучысы итеп санаган», – диде ул һәм аның иҗатын күтәрергә кирәк булуын әйтте..

Аның сүзләренчә, классик әдәбиятны пропагандалау изге игелекле эш булыр иде. «Мең еллык әдәбият бар дип мактанырга яратабыз, йөз еллык әдәбиятны пропагандалыйбыз», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100