news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев: Гаяз Исхакый милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде

Ринат Мөхәммәдиев: Гаяз Исхакый милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, әдәбият белгече һәм редактор Ринат Мөхәммәдиев Гаяз Исхакыйның иҗатын халыкка кайтарган вакытларда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе булган. Чистайның Ислам үзәгендә узган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә ул әдипкә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

«Чистай – татар дөньясына иң күренекле, зыялы шәхесләрне, дин әһелләрен, мәгърифәтчеләрне тудырган бишек. Гаяз Исхакыйны язучы дип кенә әйтеп булмый, ул – татарның зур фикер иясе. Татар җанында нинди моң, проблема, борчу, михнәт бар – барысын да үзенең җилкәсенә салган. Гаяз Исхакыйга рәхәтләнеп язарга вакыт та булмый, ул инкыйлабка кадәр төрмәләрдә утырып чыга, Бөтенроссия татарларының съездларын оештыручы була. Исхакый турында бик күп сөйләргә мөмкин. Гаяз Исхакый милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде», – диде ул түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, Төркиягә күченеп киткән дистәләгән шәхесләр, яшәү һәм тормышларын дәвам итү өчен, Төркия Җөмһүриятенә хезмәт иткән.

«Бу – изге эш. Мәҗбүр булалар, хезмәткә керешәләр. Ә Гаяз Исхакый кая гына барып чыкмасын – Япония, Польша, Германия, Төркиядәме, ул һәрвакыт татар турында уйлый, татарлар белән очраша һәм татарның киләчәге өчен кайгыра. Революция беткәч тә, ул төрле юллар белән эшләвен дәвам итә: матбугат органнары оештыра. Мәсәлән, Истанбулда, Анкарада Зәки Вәлиди исемендәге зур проспектлар бар. Истанбул университетында кабинеты да бар. Ләкин Гаяз Исхакый, кызганыч, мондый хөрмәткә ирешмәгән. Ул бары тик үзенең бәхетсез милләтен кайгыртып яшәгән, шуның өчен язган, көрәшкән һәм гомерен сарыф иткән», – диде Ринат Мөхәммәдиев.

Язучы фикеренчә, Гаяз Исхакыйны күтәрә алганнары юк әле. «Ул үзенә лаеклы урынны Татарстанда алмады, тиз генә алырмы, дигән шик тә бар. Чөнки Гаяз Исхакый – көрәшче. Ә көрәшчеләргә һәрвакыт та саклык белән караганнар. Совет чорының шаукымы әле һаман безнең җилкәбездә басып тора, аның исеме күпләрне өркетә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100