35 ел үткән дә киткән. Хәзер журналның киләчәге турында уйларга кирәк. Мин 30 елга якын Мәскәүдә иҗат итеп яшим, ил, дөнья буенча таралган татар халкы белән еш очрашам. Читтә соңгы араларда «Идел» журналы күзгә ташланмый башлады.
Безнең халыкның күпчелеге читтә яши. Бу журналны республика читләрендә дә таратырга кирәк. Мин пропагандалашырга риза. Сизүемчә, соңгы вакытларда читтәге татарларның уянуы күренә. Хәтта телне белмәгән җирләрдә дә татар китабына, татар матбугатына тартылу бара. Бәлки, ул – милләтнең соңгы талпынуыдыр. Моны файдаланырга киңәш итәм, ди ул.
«Идел» журналы тарихына өлеш керткән өч буын – нигез салучылар, эшне дәвам итүчеләр һәм хәзерге коллектив җыелган чарада яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Энҗе Габдуллина язды.