Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Мөхәммәдиев: Без махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешү өчен язарга, укырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында киләсе елны Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә «Татмедиа» агентлыгы «Геройлар янәшәдә» патриотик әдәби конкурсы уздырырга булды. Язучы Ринат Мөхәммәдиев хәтта аксакаллар өчен дә бу тема гади түгел, дип саный.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мин Россия Геройлары һәм хәрбиләргә ярдәм итүче кешеләр белән яхшы аралашам. Язмышларына битараф булырга ярамый торган геройлар бар. Нәрсә турында язарга мөмкин, ә нәрсә турында язарга ярамаганын белергә кирәк.
Әгәр кирәк булса, дәүләт органнары төзәтерләр, ләкин укучыларның бу темага игътибарын көчәйтергә кирәк. Без, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешү өчен, яшәргә, эшләргә, язарга, укырга тиеш.
Геройларга ачкыч табу шулай ук җиңел түгел. Еш кына үз хезмәте турында сугышмаган яки сугыш хәрәкәтләренең коточкычлыгы турында башкалардан ишеткән кешеләр сөйләргә ярата. Чын геройлар аз сүзле. Беренчедән, аларга барысын да сөйләргә ярамый, чөнки сугыш әле бара. Кайбер исемнәрне атарга ярамый, ә кемгәдер хәтта үз йөзен дә күрсәтергә киңәш ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз