news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев: Америка, Бельгия, Франциядә Сабантуй үткәреп йөрүгә чирканып карыйм

Ринат Мөхәммәдиев: Америка, Бельгия, Франциядә Сабантуй үткәреп йөрүгә чирканып карыйм
Владимир Васильев

Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Ринат Мөхәммәдиев чит илләрдә Сабантуй үткәрелүгә чирканып каравын әйтте.

«Америка, Бельгия, Франциядә Сабантуй үткәреп йөрүгә гомер буена чирканып карадым. Сабантуйны Кургандагы авылларда үткәрегез. Әле бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Курганга баруын ишеттем, хөрмәтем зур. Сабантуйны Себердәге татар районнарында үткәрергә кирәк», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән журналистлар белән оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Аның фикеренчә, әлеге илләрдә туган җиреннән качып киткән кешеләр яши. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабантуй үткәрделәр. Кемнәр өчен? Монда талап, качкан кешеләрнең хатыннары, балалары өченме? Яисә махсус хәрби операция вакытында качкан яшьләр өченме? Дубайда башка татар юк. Минем анда күп тапкыр булганым, аралашканым бар. Аларда татар кайгысы түгел, аларда – кесә кайгысы. Ә без аларга үзебезнең кесәдән Сабантуй чыгарып, өләшәбез», - диде Ринат Мөхәммәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100