news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев Татарстаннан читтәге татарларны читләштерү бар дип саный

Язучы фикеренчә, татар оешмаларында эшләүчеләр русча сөйләшә һәм татар телебезне оныттыралар, дип Мәскәүне сүгә.

Ринат Мөхәммәдиев Татарстаннан читтәге татарларны читләштерү бар дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ринат Мөхәммәдиев Татарстаннан читтәге татарларны читләштерү бар дип саный. 7 мартта Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татар иле” федераль газетасының баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең Мәскәү татарлары белән очрашуы көтелә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

Язучы Мәскәү һәм Татарстан татарлары арасындагы мөнәсәбәтләргә карата фикере белән уртаклашты, ике арада чып-чын якынлык булмауның сәбәпләрен аңлатырга тырышты.

“Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллек тарафыннан берникадәр рәсми чаралар алып барыла. Ләкин аерым интеллигенция арасында турыдан-туры тыгыз элемтә җитәрлек түгел. Чөнки һәр кеше үз мәшәкате, үз кухнясында кайнашырга өйрәнгән. Мәскәүдә яши башлаганчы Казан кешесе буларак әйтәм мин моны. Казанда бит шулай кабул ителгән иде: татарлар, димәк, ул Татарстандагы татарлар гына дип күзаллана, читтәге татарлар һәрвакыт читтәрәк калдырылды. Бигрәк тә, 80-90 елларда шулай иде, читләштерү барды. Хәзерге заман өчен җавап бирмим. Ә кайчандыр татар дөньясы зур булган: Кави Нәҗмиләр, Такташлар, Әпсәләмовлар каян гына килеп чыкмаган, берсен дә чит итмәгәннәр. Ә хәзер матбугатка барсаң, әйтик, ә ул Ульяновскидан икән, диләр. Әйтерсең лә, ул икенче сортлы чит кеше дип кабул ителә. Шул әйбер зыян итә дип саныйм мин”, - дип сөйләде Ринат Мөхәммәдиев.

Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, татар оешмаларында чын мәгънәсендә шушы эшкә җаны белән бирелгән кешеләр эшләргә тиеш. “Күп тапкыр күргәнем бар: җыелалар да, русча сөйләшәләр. Аннары татар телебезне оныттыралар дип, Мәскәүне сүгәргә тотынабыз. Безнең үзебездән тора бик күп әйбер”, - диде ул.

“Мәскәү татарларына әйтәсем килә: еламаган балага берәү дә имезлек каптырмый. Заманасы шундый”, - дип язучы аларның инициативалы булырга тиешлегенә ишарәләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100