news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Мөхәммәдиев: Татар китабын пропагандалау җитми

Танылган язучы фикеренчә, бүгенге көндә татар китабына ихтыяҗ аеруча зур.

(Казан, 19 март, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова)/ “Татар китабы җитәрлек дәрәҗәдә бастырылмый, дип әйтә алмыйм. Төп проблема – татар китабының тиешенчә пропагандаланмавында. Татарстанның район җирлекләрендә, зур авылларда китап сатып алу мөмкинлеге бармы? Юк! Күрше Самара, Ульян, Чувашиянең татарлар яшәгән авылларында, башка өлкәләрдә китап кибетләребез бармы? Кызганычка каршы, юк... Өстәвенә, соңгы елларда газет-журналларыбыз да Татарстан чикләрендә чикләнеп кала башлады, - дип саный танылган язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев.

Бу турыда ул “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot