news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Мөхәммәдиев: Әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел

Татар язучысы әдәбият тарихта калуы, халыкка хезмәт итүе белән кыйммәтле булуын әйтте.

Ринат Мөхәммәдиев: Әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел
Султан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел дип саный. Бу хакта ул Корстон күңел ачу үзәгендә берлекнең 85 еллык уңаеннан узган тантанадан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Беләсезме, дөньяның бер илендә дә, әйтик, 350 язучыны шушындый кечкенә генә республикада материаль яктан тәэмин итә торган система эшләми. Зур-зур илләрдә дә ике-өч язучы яхшы яши, ә калганнарның акчалары үз хисапларына китә. Ул тарихта калуы, халыкка хезмәт итүе белән кыйммәтле, ләкин әдәбиятының кадерен белә торган заман түгел бу”, - диде ул.

Язучы хәл итәргә тиешле әйберләр бик күп, ләкин Язучылар берлеге аны хәл итә алырмы, юкмы – монысын белмәвен әйтте. “Мәсәлән, бүгенге көндә без туган тел бетә дип сөйләшәбез. Төп проблема анда түгел. Бүген Татарстанда татар халкы бетә. Ни өчен? Чөнки авыллар юкка чыга. Авыллар яшәмәсә, без бер буынлы халык, кызганыч. Ике-өченче буыныбызны ана телендә тәрбияли алу сәләте безнең мохиттә бирелмәгән”, - ди ул.

“Моңа кадәр татар әдәбиятына авыллардан чыккан кешеләр килеп торып, аны яшәтеп торды. Алга таба ничек булыр – әйтә алмыйм. Мәсәлән, без укыганда бер класска 60-70шәр бала кергән булса, быел бөтен авыл мәктәпләрендә җиде-сигез бала бар. Бу бит котычкыч! Халыкны җирдән аерабыз. Ә җирдән алынган халык һәрвакытта да цивилизацияләшә һәм милли тамырларын югалта”, - диде Ринат Мөхәммәдиев.

Ринат Мөхәммәдиев Язучылар берлеге үткәргән 85 еллык юбилей йөрәкне тырнап торган проблемаларны чишә торган урын түгел, диде. “Ләкин алар бар, аларны язучылар күтәрергә тиеш”, - ди ул.

“Язучыларны шулай олылап, хөрмәтләп, бергә җыеп үткәрү бүгенге көндә зур эш. Республика җитәкчелегенә мин моның өчен рәхмәт әйтер идем, чөнки элекке Советлар берлегендә һичкайда язучыларга мондый җылы мөнәсәбәт юк иде. Кызганыч, оешмалар Мәскәүгә дә бүлгәләнеп бетте, анда да язучылар юбилеен бар дип тә белмәделәр”, - диде язучы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100