news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Ринат Әхмәтов элеккечә үк Украинаның иң бай кешесе

^Ринат Әхмәтов элеккечә үк Украинаның иң бай кешесе

(Симферополь, 14 март, «Татар-информ», Диләвәр Османов). “Forbes” журналында басылып чыккан рейтинглар турындагы белешмәдә, үзенең капиталын күпкә киметүгә карамастан (кайбер мәгълүматларга караганда, ул 1,5 млрд.доллар), Донецки бизнесмены, милләттәшебез Ринат Әхмәтов элеккечә үк Украинаның иң бай кешесе булып кала. Дөньяның иң бай 793 кешесе арасында 1,2 млрд.доллар капиталы булган Ринат Әхмәтов рейтинг буенча 451нче урында.

Элек халык арасында сирәк күренгән Ринат Әхмәтов, 26 мартка билгеләнгән Украина парламентына сайлаулар алдыннан, Украина телеканалларында «Төбәкләр фиркаләре» реклама ролигында «күренеп китте». «Төбәкләр» фиркасе исемлегендә Р.Әхмәтов исеме 7 урында. Әле күптән түгел генә ул Донецки рус театрында сайлаучылары белән очрашты һәм бик күп мәсьәләләр буенча үзенең позициясен билгеләде.

Аерым алганда, ул Украина белән Россия арасындагы үзара тыгыз хезмәттәшлек ягында торуын һәм шулай ук Украинаның Ауропа курсын хуплавын да белдерде. «Мин украинлыларның ауропача хезмәт хакын алулары ягында»,- дип белдергән Р.Әхмәтов Донецки театрында ясаган чыгышында.

Соңгы вакытларда Украинаның кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында, парламент сайлауларыннан соң, Ринат Әхмәтовның Украина Премьер-министры постына дәгъва белдерүе дә бар, дигән мәгълүматлар күренә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot