Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Гыйльмуллин: Татар телен өйрәнергә мәгълүмати технологияләр бер этәргеч булып тора
Галимнәр балаларга кызыклы электрон дәреслекләр булдыру юнәлешендә эш алып бара.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Мәгълүмати технологияләр заманында телне саклап калу өчен, кызыклы сервислар булдыру мөһим, дип саный Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты директоры урынбасары Ринат Гыйльмуллин. Туган телебезне яклап, саклап калу турындагы фикерләре белән ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән интервью барышында уртаклашты.
“Әлбәттә, татар теле өчен көрәшергә кирәк, татар теле дәресе сәгатьләрен сакларга кирәк. Шул ук вакытта телне мәгълүмати технологияләрдә булдыруга һәм иң мөһиме аларны куллануга да аеруча зур әһәмият бирелергә тиеш. Моның өчен телгә бәйле күбрәк кызыклы сервислар, кушымталар булдырыру мөһим. Бу юнәлештә бүгенге көндә институтта телләр турындагы дәүләт программасы кысаларында күп эшләр башкарыла, болар арасында сөйләм телен анализлау, синтезлау rt, tr системалар – кешенең игътибарын җәлеп итәргә, кызыксындырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, электрон сүзлекләрдә, тәрҗемәче программалларда сүзне язып кына түгел әйтеп тә кертеп була. Язма текстны, киресенчә, компьютер ярдәмендә тавышландыру да һәркемгә кызыклы. Хәзерге вакытта бу программаларны камилләштерү өстендә эшлибез: мисал өчен, кулланучыга текстны ир яки хатын кыз тавышы белән яңгыратуны мөмкинлеге юнәлешендә. Алга таба сөйләмне мөмкин кадәр табигый яңгырашлы итеп бирү мәсьәләсендә дә уйлыйбыз”, - дип үз планнары хакында сөйләде Ринат Гыйльмуллин.
Галимнәрнең мәгариф өлкәсенә бәйле татар телен үстерү буенча идеяләре, проектлары да бар. Ул – балаларга кызыклы электрон дәреслекләр булдыру. Монда сүз, беренче чиратта, әлбәттә, татар теле дәреслекләре, баланы үгетләмичә, татар теленә балада кызыксыну уятып, өйрәнүне җиңеләйтү турында бара, дип аңлатма бирә компьютер технологияләре өлкәсендәге белгеч.
“Ләкин электрон әсбап дигәндә, ул гәдәттәгечә компьютерга кердең дә, дәреслекне электрон форматта ачтың дигән сүз түгел. Хәзерге вакытта “дополненная реальность” дигән технология үсеш ала. Проектыбыз шушы технологияне актив файдалануга корылган. Бүгенге көндә һәрбер бала кулында смартфон я планшет. Әйтик, укучы китапны ача да, смартфон камерасы аша китап битенә карый, аның телефонында шул материалга бәйле 3D форматындагы герой, яки интерактив күнегүләр пәйда була. Әйтик, бу Тукай шигыре ди, шушы әсәргә бәйле бер герой килеп чыга, ул сөйләшә, кирәк икән, видео, мультфильм җибәрелә. Икенче биттә ниндидер бирем – бала шулай ук аңа смартфон аша карап, төрле интерактив күнегүләр башкара ала”, - дип сөйләде Ринат Гыйльмуллин.
Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институты галимнәре хәзер шундый технологияләрне дәреслекләрдә куллану юнәлешендә эшли. Алар 3D модельләр, анимацияләр ясый, һәр китапның үз герое булырга мөмкин, ул баланы шушы китап буенча озатып барачак дип ниятләнә.
“Бүгенге көндә китапны укып кына баланы татар теленә өйрәтү, кызыкысындыру җиңел түгел, ләкин технологияләр куллану бала өчен стимул булачак, эчтәлекне төрле видео, мультфильмнар, интерактив күнегүләр аша өйрәнү, билгеле, күпкә кызыграк та, нәтиҗәлерәк тә”, - ди галим.
Хәзерге вакытта галимнәрнең бу идеясе проект булып формалашып килә. Әлбәттә, бу зур проект, аны башкарып чыгу өчен, төрле белгечләрдән торган зур команда кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз