news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Галиәхмәтов: Интернет кулланучылары бер ел элек кенә татарча язарга ояла иде

"Татар-малай" исеме белән танылган популяр видеоблогер фикеренчә, хәзер кулланучылар татар телле видеоларны аккаунтларына куярга оялмый.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). "Татар-малай" псевдонимы белән танылган видеоблогер Ринат Галиәхмәтов фикеренчә, татар телле Интернет үсеш кичерә - кулланучылар татар телендәге видеоларны урнаштырырга оялмый. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

"Мин соңгы бер ел эчендә булган статистика буенча әйтә алам. Мин 2016 елда "Татар малай" буларак танылдым. Нигә икәнен белмим, күзәтүләр буенча шуны әйтә алам: элегрәк кешеләр татарча язарга ояла иде. Татарча язсалар да, татар хәрефләрен рус хәрефләре белән: "ә" хәрефен “э” , “а” хәрефләре белән алыштыралар иде. Хәзер тенденция үзгәрде. Татар блогерлары да бар, инстаграмда, Вконтактеда төркемнәр дә ачыла. Күренеп тора: татарча хәрефләр белән язарга тырышалар. Бу пиар өчен генә түгел, ә чын күңелдән, үзләренең теләге буенча эшләнә", - дип белдерде ул.

Ринат Галиәхмәтов фикеренчә, Интернетта татар блогерлары арткан һәм алар урнаштыра торган язмаларның сыйфаты да үзгәргән.

"Элегрәк интернет матур фотолар өчен генә кебек иде - ашау-эчү, затлы машина фотолары белән социаль челтәрләр тулган иде. Без - күбебез авыл кешеләре. Хәзер бәрәңге алуны да, печәндә булганны да, дуслар белән күл буенда ял иткәнне дә рәхәтләнеп төшерәләр дә оялмыйча интернетка куялар", - диде ул.

Ринат Галиәхмәтов видеоблогерларның арта баруын әйтеп китте. Ул Ләйсән, Идрис, Искәндәр, Булат Браво, Кызык-мызык сәхифәләрен атап әйтте. Видеоблогер фикеренчә, татар блогингы әле үсештә генә. "Безнең пик та булмады әле. Без әле татар блогингы эшенең башында гына. Безнең барысы да алда. Мине танылган блогер диләр. Мин танылган түгел, ә башлап кына җибәрүче. Хәзер икенче буын - иренми торган, тырыш яшьләр килде. Миңа 31 яшь, ә яңа башлап килүчеләргә - 20, 19, 17, 16 яшь. Димәк, татар блогингының якты киләчәге бар. Без әле үзебезне күрсәтәчәкбез, фестивальләр дә ясарбыз Алла бирса. Артистлар кебек танылабыз", - диде ул.

Интервьюның тулы вариантын "Интертат" электрон газетасында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100