Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ринат Фазылов: Хәрби операциядә катнашучыларны җиңү белән кайтуларын көтеп калабыз
«Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте җитәкчесе Ринат Фазылов «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысын да җиңү белән кайтуларын көтеп калуларын әйтте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә теләктәшлек белдерсәләр иде. Матди һәм мораль яктан ярдәм итсәләр иде», – диде ул.
Ул республика хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырды.
«Безнең хәрәкәт үз эшчәнлеген 2020 елда бер төркем активистлар тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу йөзеннән башлады. Алар көндәлек сораулар, туклану мәсьәләләрен хәл итте. Махсус хәрби операциясе башлангач, республика хәрәкәте янәдән үз эшчәнлеген яңартты. Безнең үз сайтыбыз да бар. Безгә меценатлар, партнер булган оешмалар, битараф булмаучылар ярдәм итә. Ай саен килеп, хезмәт хакыннан, пенсиядән акча бүлеп бирүчеләр бар», – диде ул.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча кайнар элемтә дә эшли. Барыбыз да уртак нәтиҗәгә эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Татарстанлылар ихлас, ярдәмчел дип билгеләп үтәсем килә», – диде «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте җитәкчесе.
Телемарафон барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз