news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Фазылов «Татар-информ» турында: Һәрвакыт актуаль һәм мөһим мәгълүмат

Ринат Фазылов «Татар-информ» турында: Һәрвакыт актуаль һәм мөһим мәгълүмат
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы укучылары өчен файдалы булырга тырыша. Бу бик мөһим. Мондый фикер белән «Халык фронты»ның Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм яңәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов уртаклашты.

«Укучылар өчен һәрвакыт актуаль һәм мөһим мәгълүмат. Корреспондентлар чараларны тулысынча яктырта, укучылар һәм тыңлаучылар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмати репортажлар чыга», - дип билгеләде ул.

Ринат Фазылов, җәмәгать эшлеклесе буларак, агентлыкка Татарстан халкына ярдәм итүгә юнәлтелгән волонтерлык акцияләрен ешрак яктыртырга тәкъдим итте. Бу яшьләрдә актив гражданлык позициясен үстерергә ярдәм итәчәк, дип саный ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot