news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Фазылов Президентның инаугурациясе турында: Бу бөтен халык хуплавы һәм зур абруй

Ринат Фазылов Президентның инаугурациясе турында: Бу бөтен халык хуплавы һәм зур абруй
Фотоны "Татар-информ"га Ринат Фазылов бирде

Татарстандагы «Халык фронты» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов бүген Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясендә катнашты. Ул «Татар-информ»га хис-кичерешләре турында белдерде.

«Президент Владимир Путинның инаугурациясе - дөньякүләм тарихи вакыйга. Бүгенге көннән безнең дәүләт үсешендә яңа этап башлана. Бер үк вакытта гадел күп поляр дөнья төзелешен булдыру курсы дәвам итә», - ди Ринат Фазылов.

Аның фикеренчә, узган сайлау Владимир Путинны бөтен халык хуплавын һәм аның россиялеләр арасында да, бөтен дөньяда да абруе гаять зур булуын тагын бер кабат раслады.

«Бүген Россия алдында катлаулы һәм зур бурычлар тора, әмма Владимир Путин кебек лидер белән без һичшиксез барлык бурычларны үтәячәкбез. Мин ил лидеры һәм безнең бөек ил белән горурланам», - дип йомгаклады Фазылов.

Искәртик, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100